news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Евразия интеграциясе процессларында актив катнаша»

Казанда «Евразия икътисади интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» форумы уза

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). Төрле культура һәм милләт вәкилләре тату яшәүче һәм үсә баручы төбәк буларак, Татарстанның тәҗрибәсе Евразия интеграциясе процессларында катнашучылар өчен кызыклы булырга мөмкин.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Евразия икътисади интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Казан форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда шундый фикер әйтте. Форум эшендә шулай ук  Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль агентлыгы җитәкчесе Констатин Косачев, Камбоджа вице-премьеры Сок Ан, Камчатка крае губернаторы Владимир Илюхин, Федерация Советының Конституция законнары һәм дәүләт корылышы комитеты рәисе Андрей Клишас, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

«Евразия икътисади интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» икенче Казан форумы Казанда 2014 елның 27-28 ноябрендә Европа клубының Россия парламенты каршындагы «Евразия диалогы» инициативасы буенча уздырыла. Аны ТР Хөкүмәте һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль агентлыгы оештырган.  

Форум эшендә Евразия интеграциясендә катнашучы дәүләтләрнең закон чыгару һәм башкарма хакимияте органнары, бизнес-бергәлекләр вәкилләре, экспертлар, Россия, Беларусь һәм Казакъстан галимнәре, сәясәтчеләре, шулай ук Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге һәм Европа Бердәмлеге дәүләтләреннән күзәтүчеләр катнаша.  

Форумның пленар утырышы барышында кайбер чит илләр белән турыдан-туры элемтә оештырылды, тулаем утырышта 600гә якын кеше катнашты. Форумда катнашучыларны һәм аны оештыручыларны Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль агентлыгы җитәкчесе Константин Косачев сәламләде – ул Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавров мөрәҗәгать-хатын укыды.  

Үзенең сәламләү сүзендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанны Евразия интеграциясе мәсьәләләре буенча конструктив диалог мәйданы итеп сайлап алган өчен рәхмәт белдерде. «ЕврАзЭс булдыру, аңа Әрмәнстанны кабул итү Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин куйган бурычларны хәл итүдә эзлекле адымнар булды, - дип белдерде Р.Миңнеханов. - Татарстан – РФның алдынгы төбәкләрнең берсе - Евразия интеграциясе процессларында актив катнаша. Республикада төрле культуралар һәм милләтләр вәкилләренең тату яшәве буенча зур тәҗрибә бар», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты. –.  

Рөстәм Миңнеханов Татарстан, Беларусь һәм Казакъстан предприятиеләренең уртак проектлары, авыл хуҗалыгы һәм урманчылык өлкәсендә хезмәттәшлек турында хәбәр итте. ТР Президенты фикеренчә, бер өлеше республика территориясе аша узучы «Европа - Көнбатыш Кытай» коридорын төзү стратегик яктан бик мөһим.  

«Хезмәттәшлек югары дәрәҗәдә алып барылуга карамастан, аны үстерү өчен мөмкинлекләр зур, бигрәк тә икътисад өлкәсендә», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.  

Аннары видеоэлемтә аша форумда катнашучыларны Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко сәламләде, шулай ук Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин исеменнән дә сәламләү сүзе укылды.  

Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль агентлыгы җитәкчесе Константин Косачев чыгыш ясады. «Казан форумы яхшы традициягә әверелеп бара, - диде ул. – Казанда Евразиялек темасына гәпләшү табигый, уңайлы һәм дөрес».  

Евразия икътисади комиссиясенең Икътисад һәм финанс сәясәте коллегиясе әгъзасы (министр) Тимур Сөләйманов шулай ук форумны оештыручыларга рәхмәт белдерде.  Пленар утырышта шулай ук Камбоджа вице-премьеры Сок Ан, Россия Федерациясе финанс омбудсмены Павел Медведев, Әрмәнстан мәгариф һәм фән министры Армен Ашотян һәм башкалар чыгыш ясады.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru дан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot