news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Татарстан - Дания» түгәрәк өстәлендә катнашты

Дания эшлекле даирәләре катнашында «Татарстан - Дания» түгәрәк өстәле - бу үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүдә мөмкинлекләрне барлау, диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов «Татарстан - Дания» түгәрәк өстәлендә катнашты
tatarstan.ru

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Дания эшлекле даирәләре катнашында «Татарстан - Дания» түгәрәк өстәле - бу үзара файдалы элемтәләрне киңәйтү өчен булган потенциал турында күбрәк белү мөмкинлеге. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге фикерен Копенгагенда «Татарстан – Дания» түгәрәк өстәлендә әйтте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түгәрәк өстәл Дания сәнәгатьчеләре конфедерациясе мәйданчыгында узды. Чарада Россиянең Даниядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Барбин, Дания Чит ил эшләре министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сюзанна Хюлделунд катнашты.

«Татарстан-Дания» түгәрәк өстәлендә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Россия илчелегенә һәм Сәүдә вәкиллегенә, Дания сәнәгатьчеләре конфедерациясе җитәкчелегенә сәфәрне оештырган өчен рәхмәт белдерде.

«Без Дания бизнесын һәм капиталын Татарстанга җәлеп итү белән кызыксынабыз, аңа һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзербез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Фикер алышу барышында эшлекле даирәләр хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачар, уртак проектлар турында килешерләр дип көтәбез».

Рөстәм Миңнеханов бүген иртән Дания бизнесы вәкилләре – «Данфосс» компанияләре җитәкчелеге, Дания Советының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек буенча вәкилләре белән ике очрашу узуы хакында хәбәр итте. Җәй көне Дания Советы вәкилләре делегациясе Татарстанга килер дип көтәбез, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты кыскача гына Дания бизнесының Татарстанда үз эшчәнлеген уңышлы алып баруы турында сөйләде. Ул «Данфосс», «Хальдор Топсе», шулай ук «Роквул»компанияләре эше турында сөйләде. «Без Дания бизнесы белән хезмәттәшлек итү өчен ачык. Үзара ике яклы сәфәрләр активлашыр, гомумән, бу уртак бизнес өчен яңа мөмкинлекләр ачар», - дип ышанабыз, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100