news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советының йомгаклау сессиясендә катнаша

Сессиядә республика Дәүләт Советына сайлаулар көне билгеләнәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советының йомгаклау сессиясендә катнаша
архив/Рамиль Гали

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының йомгаклау сессиясендә катнашачак. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

«Рөстәм Нургалиевич Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә катнашачак. Бу әлеге чакырылышның йомгаклау сессиясендә Дәүләт Советына сайлаулар көне билгеләнә. Кайбер актуаль закон проектлары буенча фикер алышу көтелә», - диде ул.

Шуннан соң Татарстан Президенты Александр Пушкинның туган көне алдыннан аның исемендәге Мәдәният үзәгендә булачак. Казанда шагыйрьнең туган көне 6 июньдә билгеләп үтеләчәк.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка Петербург халыкара икътисади форумында катнашу өчен барачак. Саммитта бик бай программа каралган. Чарада Россиянең кайбер төбәкләре белән килешүләр имзалау, шулай ук компания җитәкчеләре белән очрашулар көтелә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot