news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышында катнаша

Депутатларның көн тәртибенә 40 лап мәсьәлә чыгарылган.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бу минутларда Казанда бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларының 24 нче утырышы башланды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнаша.

Көн тәртибенә 40лап мәсьәлә чыгарылган. Алар арасында җәмәгать судьясын сайлау, “Татарстан Республикасында музейлар һәм музей эше турында”гы законга үзгәрешләр кертү хакында” 290-5 нче номерлы закон проекты (I укылыш) һ.б. закон проектлары бар. Моннан тыш, депутатлар 2017 елга Татарстан Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча план проекты хакында фикер алышачак, 2016 елда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы хакында доклад һәм “Татарстанның һәм “Россия тимер юллары” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең уртак проектлары һәм республикада тимер юл транспортын алга таба үстерү перспективалары турында” хөкүмәт сәгатен тыңлау планлаштырыла.

Өстәмә кертелгән мәсьәләләр арасында “2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты бар. Анда быел бюджетның кертемнәре, чыгымнары һәм дефицитның күпмегә арту-кимүе хакында язылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100