news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга әзерлекне мөһим дип атады

Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясе уза.

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Алексей Угаров). 2019 елда Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан “Бердәм Россия” тискәре факторларны, шул исәптән көнбатыш илләрдән Россиягә икътисади басымны да исәпкә алырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге конференциясендә әйтте.

“Республика парламентының яңа составы сайлауларына әзерлек “Бердәм Россия” өчен төп бурыч булып тора. Без иҗтимагый-сәяси вәзгыятькә халыкара хәлнең кискенләшүе, илгә мәгълүмати һәм икътисади басым, социаль канәгатьсезлекнең үсүе кебек тискәре факторларны һәм хакимиятнең мөһим карарлары йогынтысын исәпкә алырга тиеш. Нәкъ шундый шартларда безнең партиянең көчле ягы беленә дә инде”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты бүген Россиядә илне үстерүнең киңкүләмле бурычларын хәл итәрлек башка сәяси көч юклыгын билгеләп үтте.

Татарстан Президенты “Бердәм Россия" партиясенең Татарстан икътисадын һәм социаль өлкәсен үстерүгә ярдәм итүен, партия проектлары республиканы үстерү стратегиясенә керүен белдерде.

“Бердәм Россия”, Татарстанның төп сәяси көче буларак, республикада социаль тотрыклылыкны ныгыту буенча системалы эшли. Бигрәк тә “Бердәм Россия" партиясендәге  меңләгән депутатның роле сизелә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

  • Казанда “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең конференциясе уза. Анда узып баручы елга нәтиҗә ясыйлар һәм 2019 елга бурычлар билгелиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot