Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан дәүләт хакимияте органнарын мәгълүматлаштыру процессы тизләтелергә тиеш”
^Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан дәүләт хакимияте органнарын мәгълүматлаштыру процессы тизләтелергә тиеш”
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте утырышында дәүләт хакимияте башкарма органнарын мәгълүматлаштыру программасын тормышка ашыруга канәгатьсезлек белдерде.
Аның фикеренчә, дәүләт идарәсе системасына заманча мәгълүмати технологияләр кертү әкрен һәм нәтиҗәсез бара.
Гамәлдәге мәгълүмати ресурслар булмаса, 2005 елда уздырылган реформалар, бигрәк тә ташламаларны акчага алмаштыру, мөмкин булмас иде. Киләчәктәге үзгәртеп корулар, шул исәптән мәгарифтә, сәламәтлек саклауда, мәдәнияттә, башка тармакларда мәгълүматлаштыруны үстерү планында шулай ук җитди эшләр таләп итә, дип билгеләп узды ТР Премьер министры. Рөстәм Миңнеханов шулай ук әлеге бурычларны тормышка ашыру өчен барлык хезмәткәрләрне, бигрәк тә министрлык һәм ведомство җитәкчеләрен әзерләүгә игътибарны юнәлтте. Җитәкчеләр мәгълүматлаштыруга карата үз мөнәсәбәтләрен аңларга тиешләр. Бүген аларда документлар күп, ә тормышка ашырылачак система әлеге эшне системага салырга, җиңеләйтергә, аны үтәүне тикшерергә ярдәм итәчәк, дип ассызыклады Премьер-министр.
2006 елга ТР дәүләт хакимияте башкарма органнарын мәгълүматлаштыру буенча чаралар планын тәкъдим итеп, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов Татарстанда ведомствоара электрон документ әйләнеше системасы төзү (“ТР Электрон Хөкүмәте” проекты кысаларында) ведомствоара дәрәҗәсендә 2006 елның 1 июненә кадәр, ә ведомство эчендә 2007 елның 1 гыйнварына кадәр ниятләнә, диде. ТР Министрлар Кабинеты порталын һәм республика дәүләт хакимияте органнары субпорталларын агымдагы елның 1 июненә кадәр ачу планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, эш бик әкрен бара, фаразлана торган вакытны кыскарту ягын карарга кирәк.
ТР Хөкүмәте утырышында катнашкан Мәгълүмәти җәмгыять үсеше институты Директорлар советы (Мәскәү) рәисе Юрий Хохлов билгеләп узганча, Татарстанда сәяси ирек бар һәм ашыруга республика җитәкчелеге “ТР Электрон Хөкүмәте” проектын тормышка ашыру белән кызыксына. Бу хәл әлеге проектны тормышка ашыруда иң төп уңыш чыганагы булып тора.
Исегезгә төшерәбез, 2005-2010 елларга исәпләнгән “Электрон Татарстан” мәгълүматлаштыру үсеше комплекслы программасы республиканың социаль-икътисади үсеше стратегияләрен тормышка ашыруга юнәлдерелгән, “2005-2010 елларга ТР социаль-икътисади үсеш программасы”ның бер өлеше булып тора. Программа республика мәгълүматлаштыру өлкәсендә интеграция процессларын башларга һәм мәгълүматлы җәмгыять төзүдә хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнарын, икътисадның дәүләтнеке булмаган секторын, фәнни һәм белем бирү оешмаларын, шулай ук халыкның көчләрен берләштерергә тиеш. Әлеге программаның бер өлеше буларак, Татарстанның электрон хөкүмәтен төзегән, төп максат булып республика гражданнары, шулай ук республиканың дәүләт хакимияте органнары арасында заманча мәгълүмати, коммуникация һәм идарә итү технологияләре кулану нигезендә, тыгыз хезмәттәшлек урнаштыру белән республика дәүләт хакимиятенең барлык органнарының эшчәнлеге нәтиҗәлеген арттыру тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз