Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан дәүләт архивының яңа бинасын карады
Яңа саклагычта стеллажларның биеклеге 9 метрга кадәр, аларда 500 мең данә документ саклап була.
(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Александр Елисеев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов республика архивының йөз еллыгы көнендә Татарстан дәүләт архивының яңа бинасын карады.
Татарстан Президенты стеллажларның биеклеге белән кызыксынды. Яңа саклагычта стеллажларның биеклеге 9 метрга кадәр, аларда 500 мең данә документ саклап була.
Моннан тыш, саклау урынында юка гына итеп су сиптерү системасы урнаштырылган. Ул су томаны хасил итеп, документларны таркалудан саклый. Шулай ук Татарстан Президенты биредәге температура белән кызыксынды. Бу вакытта ул +5 градус иде.
“Биредә кондиционер системасы һәм һава вентиляциясе урнаштырылган. Тышта нинди һава торышы булуга карамастан, бинада температура 22 – 24 градуста торачак. Һаваның дымлылыгы 40 процент”, – диде Андрей Артизов.

Архив эше буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова бинаның ел ахырында файдалануга тапшырылачагын әйтте. Ул быел икенче кварталда төзелә башлаган булган. Объектның гомуми мәйданы – 1134 квадрат метр.
- Бүгенге көндә республика архивларында 25 мең 929 фонд бар, анда 7,4 млн данә документ саклана. Татарстан архив фонды – зурлыгы буенча Россиядә дүртенче урынны тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз