news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан өчен һәр эшкуарның мөһимлеген искәртте

Татарстан Президенты республика бизнес-омбудсменның муниципалитетлардагы иҗтимагый вәкилләре белән онлайн очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан өчен һәр эшкуарның мөһимлеген искәртте
tatarstan.ru

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика шәһәрләрендә һәм районнарында ТР бизнес-омбудсмены иҗтимагый вәкилләре белән онлайн-очрашу уздырды. Очрашу барышында ул һәр эшкуар икътисад өчен мөһим булуын әйтте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика җитәкчесе федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарлар нигезендә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде. Мәсәлән, 46 меңнән артык оешма өчен салым түләү вакыты озайтылган. 33 меңнән артык кече һәм урта бизнес предприятиесе кичектергесез ихтыяҗларына 3,4 млрд сумнан артык субсидия алачак.

Моннан тыш, банклар 23 млрд сумнан артык суммадагы 1,9 меңнән артык кредитка үзгәрешләр керткән. Банклар шулай ук 684 компаниягә хезмәт хакы түләү өчен 1,5 млрд сумлык процентсыз кредитлар биргән.

Эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге тәкъдимнәрен исәпкә алып, республика дәрәҗәсендә 1,3 млрд сумлык ярдәм чараларының аерым комплексы әзерләнгән. Шуңа бәйле рәвештә ТР Президенты эшмәкәрләр проблемаларын тиз арада хәл итүне «эшлекле климатның мөһим факторларының берсе һәм тотрыклылык нигезе» дип атады.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә төп бурыч - икътисади хәлне тотрыклыландыру, диде. Күп кенә гаиләләр керемнәрен югалткан шартларда, эшмәкәрләр үзләрен генә тәэмин итеп калмыйча, эш урыннары да булдыралар. Бу очракта аларга дәүләт ярдәме кирәк.

«Безнең өчен, эш масштабына карамастан, һәр эшмәкәр мөһим. Кече яки зур предприятиеме - безнең өчен аерма юк», - дип искәртте Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100