news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан өчен моношәһәрләрне модернизацияләү актуаль”

2015-2017 елларда Россия Хөкүмәте моношәһәрләргә ярдәм өчен 30 млрд сум бүлеп бирергә ниятли

  (Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан Рөспубликасы өчен моношәһәрләрне модернизацияләү проблемасы актуаль тема. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәтнең икътисадый үсеш һәм интеграция комиссиясе каршындагы моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем турында белдерде. Утырыш ТР Хөкүмәт йортында узды. Чараны эшче төркем җитәкчесе – “Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы” дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары Ирина Макиева алып барды. Утырышта шулай ук “Моношәһәрләрн үстерү фонды” коммерцияле булмаган оешма, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының төбәк сәнәгать сәясәте департаменты, РФ Финанслар министрлыгының инновацияләр, сәнәгать һәм гражданлык билгеләнеше өлкәсендә Бюджет сәясәте департаменты һ.б. вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Моношәһәрләр предприятиеләрендә сәнәгать җитештерүе кимү эшсезлек күрсәткече үсүгә китерә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Моношәһәрләрнең бу һәм башка проблемалары дәүләт ягыннан аларга ярдәм итү чаралар комплексын оператив гамәлгә кую турында сөйли. “Татарстанның моношәһәрләр белән мондый эш тәҗрибәсе бар, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. – Без бу юнәлештә 2008-2009 елларда икътисадый кризиста актив эшләдек”.

Без Ирина Макиева белән Татарстан Республикасының Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Чаллы шәһәрләре буенча фикер алыштык,  дип белдерде Татарстан Президенты.
“Чаллы һәм “КАМАЗ” ААҖ проблемалары федераль үзәк дәрәҗәсендә берничә тапкыр күтәрелде, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, - Ил җитәкчелеге белән очрашулар булды”.

Ирина Макиева, үз чиратында, Россия Федерациясе моношәһәрләре исемлегенә 300 дән артык шәһәр кергән, алар шартлы рәвештә светофор принцибы буенча өч категориягә бүленгән. “Кызыл” зонада проблемалы моношәһәрләр керә, “яшел”дә – модернизацияләү планнары уңышлы гамәлгә куела торган шәһәрләр, “сары”да – калганнар. Шулай итеп, “кызыл” да Россиянең 75 шәһәре, аларның икесе Татарстанда – Яшел Үзән һәм Кама Тамагы.

“Мондый шәһәрләрдә нинди проектлар бар һәм алар кысаларында ничә эш урыны булдырып булуын билгеләп үтү зарур”, - диде И.Макиев. Бүген эшче төркем әгъзалары Яшел Үзәндә (аерым алганда, “Яңа Тура” технополисында) булдылар һәм кайбер проектларның эшкә сәләтлелеген үз күзләре белән күрергә теләделәр.

Ирина Макиева белдергәнчә, Рөстәм Миңнеханов моношәһәр Кама Тамагы мәсьәләсе буенча актив позицияне биләде, дип белдерде. “Без бу шәһәргә күпме көч һәм вакыт бирелгәнен беләбез, - дип билгеләп үтте ул. – Хәзер без бу территориядә ярдәм күрсәтелсен өчен көчләрне берләштерергә тиеш. Аның сүзләренә караганда, 2015 елда Яшел Үзән федераль ярдәм алыр дип көтелә.

2015-2017 елларда Россия Хөкүмәте моношәһәрләргә ярдәмгә 30 млрд сум бүлеп бирәчәк, дип искәртте Ирина Макиева. 50 дән артык моношәһәр акча алачак.

Аннары утырыш барышында Татарстан Республикасы моношәһәрләре үсеш планнары тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100