Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан өчен Химиклар көне – зур бәйрәм”
Бүген Химиклар көне уңаеннан оештырылган тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Баскет-холл” сараенда Химиклар көне уңаеннан тантана оештырылды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлык җитәкчеләре, химия сәнәгате предприятиеләре башлыклары, химия фәне юнәлешендәге югары уку йортлары студентлары катнашты.
Химиклар көне илдә 47 нче ел билгеләп үтелә, ә республикабызда бу зурлап оештырылган икенче тантана. Бәйрәм республикада химия фәне, химия сәнәгате тарихы турындагы видеоролик белән ачылып китте. Тантана рәсми чыгышлар һәм “Мгновение”, “Откровение” бию коллективларының хореография композицияләре белән үрелеп барды.
ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы – Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Казан фәнни-тикшеренү технология университеты (КХТИ) ректоры Герман Дьяконов, “Түбән Кама нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин һәм башка оешма җитәкчеләре сәхнәдән һөнәри бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен ирештерде.
Бүгенге көндә республика предприятиеләрендә һәм вузларында 50 хезмәт династиясе эшли. “Нәфис Косметикс” заводында 68 еллык хезмәт стажына ия, Кызыл байрак Хезмәт ордены кавалеры Анатолий Ивановка, Татарстанның химия комплексы үсешенә керткән зур өлеше өчен хезмәт династияләренә Химиклар көненең Истәлек билгеләре, алар хезмәт куйган предприятие җитәкчелегеннән кыйммәтле бүләкләргә сертификатлар тапшырылды.
Яшь талантлы химиклар да мактап телгә алынды. Химия фәннәре кандидаты, КФУ ның физик химия кафедрасы доценты Михаил Варфоломеев, техник фәннәр докторы, доцент, КНИТУның полимерларны һәм композицион материалларны эшкәртү технологияләре кафедрасы профессоры Тимур Дебердеев һәм башкаларны ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов тәбрикләде. Ул химия фәне һәм сәнәгате өлкәсенә керткән зур өлешләре өчен яшь галимнәргә Химиклар көненең Истәлек билгеләрен тапшырды. Химия буенча Бөтенроссия Олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларга I-padлар бүләк ителде.
Алга таба сәхнә түренә Татарстан Президенты чакырылды. “Бүген бу залга химия һәм нефть химиясе сәнәгате үсешен тәэмин итүче кешеләр җыелган – ветераннар, укытучылар, мөгаллимнәр, шулай ук шушы юнәлештә сәләте булган мәктәп укучылары. Химия ул – үсеш ноктасы булып тора. Без теләсә-нинди проектны гамәлгә ашыра алуыбызда шик юк. Безнең Татарстанда хәзер илдәге иң заманча химия предприятиеләре тупланган. Безнең бу юнәлештә перспективаларыбыз бик өметле. Каучук һәм полиэтилен җитештерү буенча кем лидер? Әлбәттә, без”,- дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бездә фәнни потенциал да, чимал байлыгы да зур. “Химия сәнәгате тармагында хезмәт куючыларның перспективалы юнәлеш сайлауларына сөенәм. Татарстан өчен бу бөек бәйрәм. Аны ел саен үткәрүне традициягә әверелдерергә кирәк”, - дип җөпләде Президент.
ТР Президенты Указы нигезендә “ТР атказанган химигы” исеменә “Менделеевсказот” ҖЧҖ генераль директоры Фирдис Абдрахманов, “Кварт” ЯАҖ баш инженеры Алия Азизова һәм “ТАИФ-НК” ААҖ бензин производствосы башлыгы Хасыймҗан Зәйнәгетдинов лаек булды. ТР Президентының Рәхмәтенә “Газпром сжиженный газ” ҖЧҖ хезмәт ветераны Равил Мөслимов һәм “Балтаси Газ” идарәсе башлыгы Наил Хөснетдинов иреште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз