news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан буенча тикшерү идарәсе эшендә нәтиҗәлелек артуын билгеләп узды

“Ведомствоның ил күләмендә алдынгы сафта булуы – югары эш күрсәткечләре дәлиле”, - ди ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан буенча тикшерү идарәсе эшендә нәтиҗәлелек артуын билгеләп узды
prav.tatarstan.ru

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан буенча тикшерү идарәсе Тикшерү комитетының территориаль идарәләре рейтингында лидерлык позицияләрендә. Бу – ведомствоның югары эш күрсәткечләре дәлиле. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында шулай дип белдерде. Ул ведомствоның былтыргы эшенә уңай бәя биреп, бу елга яңа бурычлар билгеләде.

Иң элек, республика җитәкчесе, дөнья икътисадында авырлыкларга карамастан, узган елның республика өчен уңышлы булуын билгеләп узды. Сәнәгать продукциясен җитештерү күләмнәре 103,6 процент, тулай төбәк продукт 102,5 процент тәшкил итүен әйтте. Торак кертү, төп капиталга инвестицияләр дә билгеләнгән план кысаларында булуын шәрехләде. “Икътисадтагы тотрыклылык безгә гражданнар тормышы сыйфатын арттыру бурычын хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу максаттан 30 дан артык программа гамәлгә ашырыла. Республиканың социаль-икътисади үсешенә хокук саклау органнары, шул исәптән Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе дә үз өлешен кертә. Тикшерүчеләрнең эшендә интенсивлык һәм нәтиҗәлелек артуын, аларның хакимият органнары һәм башка ведомстволар белән үзара актив хезмәттәшлеген билгеләп үтәсем килә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент узган елда эшкәртүгә алынган җинаять эшләре, алдагы ел белән чагыштырганда, 8 процентка, тикшерелгән җинаятьләр 11 процентка артыграк булуын билгеләп узды. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр 7 процентка, коррупцион җинаятьләрнең эзенә төшү белән бәйле эшнең күләме 25 процентка арткан. Җинаять эшен кузгатуны кире кагу турында карарлар саны ике тапкыр диярлек кимегән.

Рөстәм Миңнеханов киң яңгыраш алган җинаятьләрнең ачыкланышы буенча яхшы нәтиҗәләрне телгә алды. Бу “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгында кешеләр үлеме, Татарстанда берничә террорчылык акты кылган “Чистопольский Джамаат” террорчылык группасы һәм башка җинаятьләр. “Тулаем алганда, башлангыч тикшерүләрнең нәтиҗәлелеге арта. Татарстан буенча тикшерү идарәсе Тикшерү комитетының территориаль идарәләре рейтингында лидерлык позицияләрендә. Бу ведомствоның югары эш күрсәткечләре дәлиле”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар җинаятьләр саны үсешен 7, 5 процентка киметү мөмкинлеген бирсә дә, җинаятьчелек дәрәҗәсе әлегә һаман югары кала. Былтыр 48 меңнән артык җинаять теркәлгән, бу, алдагы елга караганда 3,5 меңгә артык. Авыр һәм аеруча кискен җинаятьләрнең, үтерүләрнең саны югары булып кала.

Оешкан җинаятьчел төркемнәр составында башкарылган 32 җинаять эше судка тапшырылган. 290 җинаятьтә кулы уйнаган 140 кеше хөкем ителгән. “Бу эшне даими контрольдә тоту зарур. Җинаятьчелек мохитенә балигъ булмаган үсмерләрне тартып кертү аеруча борчу тудыра. Бу юнәлештә эшне көчәйтү зарур”, - диде Президент.

“Салымнарны җыю бурычы актуальлеген югалтмады. Салым хезмәтенең хокук саклау органнары белән хезмәттәшлегендә нәтиҗәлелек күпкә артуын күрәбез. Күп кенә законга буйсынмаучы салым түләүчеләр, эш тикшерүгә барып җиткәч, бурычларын каплау өчен тиз генә чарасын күрә. Бу эшне бергәләп дәвам итү кирәк”, - дип Рөстәм Миңнеханов тикшерүчеләрнең салым органнары белән эшкә игътибар юнәлтүләрен сорады.

Республика җитәкчесе намуслы эшмәкәрләргә бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудырырга, шул ук вакытта мошенникларга киртә куярга кирәклеген әйтте. Ул соңгы вакытта бизнесны тикшерүләрне киметүгә ирешлгәнен, законга үзгәрешләр кертелгәнен белдерде. Президент законлы эшмәкәрлек эшчәнлегенә аяк чалучы контроль һәм күзәтү органнары тарафыннан хокук бозуларга да игътибарлы булырга кушты. Эшкуарларны җинаять эзәрлекләвендә ипле эш алып барырга кирәклеген белдерде.

Рөстәм Миңнеханов коррупциягә каршы юнәлештә нәтиҗәле эш күренүенә игътибарны юнәлтеп, бюджет чараларын урлаучыларга мөнәсәбәттә кузгатылган күп кенә җинаять эшләренә нокта куюга ирешелгәнен билгеләп узды.

Р. Миңнеханов, шулай ук, табибларның ваемсызлыгына, балаларга карата кылына торган җинаятьләрне тикшерү игътибар үзәгендә булырга тиешлегенә басым ясады.

Чыгышын тәмамлап, Президент Татарстан тикшерүчеләренә башкарган эшләре өчен рәхмәтен җиткереп, ил күләмендә алга таба да алдынгы сафта калуларын теләде. Аннары кайбер хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot