Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан белән Словения Республикасы арасында хезмәттәшлекне киңәйтү өчен бөтен мөмкинлекләр бар”
ТР Президенты Словения вәкилләрен Татарстанга чакырды
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Словения Республикасы Россия һәм аның төбәкләре белән хезмәттәшлекне киңәйтергә, төгәл нәтиҗәләргә ирешергә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Словения Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Митя Бервар хәбәр итте.
Очрашу Словения Парламенты бинасында (Любляна) узды, анда Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Доку Завгаев, шулай ук Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Митя Бервар кунакларга Словениядәге сәяси система, парламент корылышы турында кыскача гына сөйләде. Аерым алганда, парламентның бүгенге составы 2013 елда сайланган, аның вәкаләтләре 2017 елның декабрендә тәмамланачак.
Россия Федерациясе белән хезмәттәшлек яхшы дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла, һәм без үзара багланышлар өчен яңа мөмкинлекләр табарга тырышабыз, диде Митя Бервар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде, бу очрашу Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясе очрашулары алдыннан аеруча актуаль, диде.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, кичә, 15 декабрьдә, Люблянада Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты узды, ул Словения гражданнарының Россия төбәкләре милли сәнгате, Россиядә яшәүче халыкларның үзенчәлекләре белән кызыксынуын күрсәтте. Тамашачылар артистларны алкышлар белән каршы алдылар, диде ул, һәм концертны оештырудагы ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Бүген төп бурыч – мәдәният, мәгариф өлкәләрендә, икътисадта багланышларны җайга салу, Россия төбәге буларак Татарстан белән Словения арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул Словения Республикасы вәкилләрен, Татарстанның бизнес алып бару һәм инвестицияләр өчен мөмкинлекләре белән танышу максатыннан, җавап визиты белән республикага килергә чакырды. Сезнең Татарстанга визитыгыз кысаларында «түгәрәк өстәлләр», дискуссияләр, очрашулар оештырылачак, диде Рөстәм Миңнеханов, без товар әйләнеше күләмнәрен арттырырга, икътисадый мөнәсәбәтләребез дәрәҗәсен күтәрергә тиеш.
Татарстан Президенты әйтүенчә, автокомпонентлар җитештерү аеруча кызыксыну уята, Словениядә ул зур үсеш алган. «Татарстан белән Словения Республикасы арасында хезмәттәшлекне киңәйтү өчен бөтен мөмкинлекләр бар», - дип белдерде ул.
Хезмәттәшлек өчен аеруча перспектив юнәлешләр, дип Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгын, фармацевтика тармагын, җиңел сәнәгатьне, агач эшкәртү өлкәсен, шулай ук туризмны, шул исәптән савыктыру туризмын атады.
«Татарстан Россия-Словения мөнәсәбәтләрен үстерүгә зур өлеш кертә ала», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты. Аннары ул кыскача гына республика икътисады турында сөйләде, аның нигезен нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше, вертолет- һәм авиатөзелеш, суднолар төзелеше һәм башкаларны билгеләп үтте, инновацион тармаклардан – робототехника, нанопроизводство, мәгълүмат технологияләре.
«Тотрыксыз сәяси вазгыять шартларында без бер-беребез мәнфәгатьләрен ихтирам итәргә тиеш», - диде Словения Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Митя Бервар. Ул билгеләп үткәнчә, Словения – бәләкәй ил, әмма аның мәнфәгатьләре күптөрле һәм киң. Безгә уртак кызыксыну нокталарын табарга кирәк, диде Митя Бервар.
Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров очрашу барышында хәбәр иткәнчә, бүгенге багланышлар илләр үсешенә этәргеч булырга тиеш. Минемчә, безгә Словения белән Россия төбәкләре арасында товар әйләнешен арттырырга кирәк, диде ул һәм шушы юнәлештә берничә перспектив проектны күрсәтергә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз