Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Малайзия арасында яхшы хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар
Татарстан Президенты эш сәфәре кысаларында Малайзиядә Джохор штатының эшлекле даирәләре белән очрашу үткәрде.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Малайзия партнерлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе яхшы. Бу хакта Малайзиядә Джохор штатына эшлекле сәфәр вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президенты эш сәфәре кысаларында Малайзиядә Джохор штатының эшлекле даирәләре белән очрашу үткәрде. Рөстәм Миңнеханов Forest City инновацион эко-шәһәре төзелеше белән һәм «Искәндәр» махсус икътисади зона эшчәнлеге белән танышты.

Инновацион шәһәр премиум-класслы уңайлы йортлардан төзелә. Ул яшел үсентеләр артына яшерелгән күп дәрәҗәле шәһәр концепциясеннән тора. Бүген шәһәр төзелеше дәвам итә.

Рөстәм Миңнеханов караган икътисади үсеш зонасы 2,2 мең квадрат метрдан артыграк мәйданда урнашкан. Проектның төп максаты хезмәтләр секторына инвестицияләр җәлеп итүдән гыйбарәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз