news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан белән Мәрсин провинциясенең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләре күп”

Татарстан Президенты Төркиянең Мәрсин провинциясе бизнес-делегациясе белән очрашты

  (Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан белән Төркиянең Мәрсин провинциясе күп кенә өлкәләрдә хезмәттәшлекне уңышлы үстерү өчен мөмкинлекләргә ия. Бүген Татарстан Президенты төбәкнең Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шәрәфетдин Ашут җитәкчелегендәге Төркиянең Мәрсин провинциясе бизнес-делегациясе белән очрашуда шул фикерны белдерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР вице-премьеры –  сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры –  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов делегация әгъзаларын һәм шәхсән Шәрәфетдин Ашутны сәламләп, 2014 елның май аенда Мәрсингә Татарстан делегациясе визитын оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Татарстан белән Төркиянең хезмәттәшлеге актив үсеш ала, дип ассызыклады ул. Төркия Татарстанда чит илләр катнашындагы уртак предприятиеләр саны буенча беренче урынны били. Республикага Төркия инвестицияләре күләме 1,5 млрд доллар тәшкил иткән.

Республика Президенты Төркия белән Татарстан хезмәттәшлеге, делегацияләрнең җавап визитлары турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгына мөнәсәбәтләрне үстерүдә өлеш кертүе өчен аерым рәхмәт белдерде. “Безнең мөнәсәбәтләрдә иң мөһим звено – безнең сәүдә-сәнәгать палаталары. Без Мәрсиннең нинди потенциалга ия булуын күрдек һәм уртак проектларны гамәлгә кую белән кызыксынабыз”, - диде ТР Президенты. Ул Төркия бизнесменнарын, аларның барлык проектлары да республикада җитәкчелеге тарафыннан ярдәм алачак, дип ышандырып куйды.

Делегация әгъзалары, үз чиратларында, үз компанияләре һәм Татарстан белән хезмәттәшлек юнәлешләре турында белдерделәр.

“Без сезне кызыксындырган төзелеш, авыл хуҗалы продкцияләре, текстиль сәнәгате, туризм кебек барлык юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итүне җайга салырга тиеш. Татарстан Республикасы белән Мәрсин провинциясенең хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре күп дип саныйм”, - дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашу тәмамланганда.

 Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100