Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Карелиягә хезмәттәшлектә яңа юнәлешләр кирәк
Татарстан Президенты Казанда Карелия Республикасы башлыгы Артур Парфенчиков белән очрашты.
(Казан, 14 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан һәм Карелиягә хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр билгеләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Карелия Республикасы башлыгы Артур Парфенчиков белән очрашуда хәбәр итте.
«Безнең төбәкара товар әйләнеше арта бара, хәер, 1,5 млрд сум – зур күрсәткеч түгел дип саныйм. Мөмкинлекләр күпкә югарырак. Әлегә Татарстан ягында күбрәк, безнең продукция күбрәк китә. Хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен билгеләргә кирәк. Төбәкләр бер-берсен тулыландырырга тиеш. Без юл картасында планнарыбызны җентекләп яздык, әмма аларны тагын да тәгаенләргә телибез», – диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда Карелиядәге төзелеш материалларына, вак юл ташына, кәгазьгә ихтыяьҗ бар. «Без логистиканы эшләп бетерергә тиеш дип уйлыйм, – дип өстәде ул. - Туризм, мәгариф, мәдәният, цифрлы икътисад кебек өлкәләр ике республика хезмәттәшлеге өчен зур перспективага ия».
Татарстан Президенты шулай ук инвесторлар өчен инфраструктура булдыру буенча бергәләп эшләргә, кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнергә кирәклеген билгеләп үтте.
«Карелиядән берничә эш төркеме Татарстанга төрле юнәлешләрдә безнең тәҗрибәне җентекләп өйрәнергә киләчәк. Без дә үз белгечләребезне бу республикага җибәрәчәкбез. Үзара эшлекле сәфәрләр безнең төбәкләрне тагын да баетыр дип ышанам. Тәҗрибә уртаклашачакбыз», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясе җитәкчесе буларак, 2015 елда Карелиядә булганлыгын искә төшерде. Ә агымдагы елның февралендә «Сочи-2019» Россия инвестицион форумы кысаларында Татарстан һәм Карелия Республикасы Хөкүмәте арасында 2019-2021 елларга сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру чаралары планы имзаланды.
- Татарстан белән Карелия Республикасы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә 2014 елның 17 июлендә имза салынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз