Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан белән Бурятия барлык юнәлешләрдә дә хезмәттәшлек итәргә тиеш”
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы белән Бурятия Республикасы арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Татарстан белән Бурятия республикалары аралары ерак булуга карамастан, барлык юнәлешләрдә дә хезмәттәшлек итәргә тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Бурятия Республикасы җитәкчесе – Бурятия Республикасы Хөкүмәте рәисе Вячеслав Наговицын белән очрашуда белдерде.
Очрашуда ТР Хөкүмәт Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, шулай ук Татарстанга өч көнлек эш сәфәре белән килгән Бурятия Республикасы делегацияләр әгъзалары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда кунакларны сәламләде, аннары Бурятия Республикасы делегациясе әгъзаларына Татарстанга килергә вакыт табулары өчен рәхмәт белдерде. “Безнең аралар якын түгел, вакыт аермасы да 5 сәгать тәшкил итә. Бу безнең өчен каршылык түгел, без төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәргә тиеш, дип саныйм”, - диде Татарстан Президенты. Аның сүзләренә караганда, Татарстан белән Бурятия бай тарихка, табигый ресурсларга һәм көчле потенциалга ия.”
Р.Миңнеханов барыннан да элек Улан-Удэн авиация һәм Казан вертолет заводларын билгеләп үтте. Ул Татарстанда җитештерелгән йөк һәм җиңел автомобильләр, автобуслар Бурятиядә тәкъдим ителәчәгенә ышаныч белдерде. “Оборона-сәнәгать комплексы өлкәсендә безнең элемтәләр сериясе бар, үзара тәэмин итү – шулай ук мөһим, чөки илнең үз-үзен сакларга сәләтле булуы дәүләтнең төп бурычы дип саныйм”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Бурятиянең иң төп мирасларының берсе буларак Байкал күлен атады. “Сездән дә байрак беркем дә юк, барлык төче су сездә. Бу уникаль күренеш. Мин сездә булдым, ә анда даими килүчеләр бар”, - дип билгеләп үтте республика башлыгы. Аның сүзләренә караганда, Татарстан белән Бурятия күпмилләтле республикалар, биредә төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яши.
ТР Президенты кунакларга “Алабуга” Махсус икътисади зонасы турында кыскача сөйләде, анда 40 чамасы резидент эшли, шулай ук “Иннополис” проекты, республикада гамәлгә куела торган социаль проектлар, шул исәптә Болгар белән Свияжскины торгызу хакында да белдерде.
“Йөзләгән еллар төрле милләт һәм дин вәкилләренең дус-тату яши һәм эшли торган сезнең төбәк хакында күпне ишеттек. Әлбәттә, сез үз мәдәниятегезне, телегезне, тарихыгызны саклау өчен зур көч куясыз. Бу җиңел түгел, әлеге өлкәдә безгә тәҗрибә уртаклашырга кирәк”, - диде Р.Миңнеханов. Ул Бурятия җитәкчелегенә татарларга булган мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде, анда 8 мең чамасы татар яши.
ТР Президенты үз чыгышы ахырында Казанда Универсиаданың уңышлы узуын, тиздән спортның су төрләре буенча һәм футбол буенча чемпионатлар кебек эре спорт чаралары уздыру планлаштырылуын билгеләп үтте.
Бурятия Республикасы җитәкчесе Вячеслав Наговицын республиканың эш тәҗрибәсен өйрәнү өчен Татарстанга визитның күптән планлаштырылган булуын билгеләп үтте. “Безнең команда сездәге эшләнмәләр белән танышырга һәм үзебезнең уңышлар хакында сөйләргә өметләнә”, - диде ул.
“Безнең икътисад Азия илләре белән партнерлыккка юнәлдерелгән, без алар белән мөнәсәбәтләр булдырабыз. Бурятиядә 2014 елның 1 гыйнварыннан ташламалы салым зонасын булдыру хакында хөкүмәт карары кабул ителде, анда 10 елга табышка, милеккә, җиргә салымнан 100 процентка азат ителәләр. Ерак Көнчыгыш һәм Бурятия үсеше өчен шундый зона булдырыла, дип белдерде В.Наговицын. Татарстан Президенты бу проектның әһәмиятле булуын билгәп үтте. Бурятиядә туристлык инфраструктурасы да үсеш ала, сәнәгать производствосы күләме дә үсә, авыл хуҗалыгы да үсеш баскычында. В.Наговицын чыгышы ахырында Татарстан җитәкчелеген Бурятия Республикасына җавап визиты белән чакырды. “Без элемтәләрнең ике төбәк өчен дә дәвамлы һәм файдалы булуын телибез”,- диде ул.
Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов белән Вячеслав Наговицын Татарстан Республикасы белән Бурятия Республикасы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешү имзаладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз