news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан аграрийлары өчен җаваплы чор башлана

Чәчү кампаниясен уңышлы уздыруны төп бурыч дип атады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан аграрийлары өчен җаваплы чор башлана
Владимир Васильев

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан аграрийлары өчен җаваплы чор башлануы хакында әйтте. ТР Президенты чәчү кампаниясен уңышлы уздыруны төп бурыч дип атады.

“Бүгенге көнгә төп бурыч - чәчү кампаниясен уңышлы уздыру. Язгы чәчү эшләрен вакытында финансларга кирәк. Татарстан аграрийлары өчен җаваплы чор башлана. Республикада язгы кыр эшләрендә катнашачак техника ремонтын оештыруны мәсьәләләре көн үзәгендә булырга тиеш. Язгы кыр эшләре башлануга авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тагылмалы техниканы әзерләп бетерергә кирәк”, - дип искәртте ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, булачак уңышның язмышы орлык һәм ашлама сыйфатына да бәйле.

“Тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә бер гектарга уртача 54 килограмм ашлама туры килә. Безнең бурыч – бу күрсәткечне 70 килограммга җиткерү. Республика аграрийларына язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен акча кирәк. Россия, Татарстан бюджетыннан язгы кыр эшләренә субсидия бүленә.

Язгы кыр эшләрен уздыру өчен барлык финанс мөмкинлекләре дә булачак. Шуңа да карамастан безгә актив эшләргә кирәк, бу очракта район башлыкларына мөрәҗәгать итәм. Оешкан төстә эшләмәсәң, нәтиҗәгә ирешеп булмый”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның авыл хуҗалыклары ташламалы дизель ягулыгы белән тәэмин ителәчәге хакында да әйтте. Аның сүзләренчә, “ТАИФ” һәм “Татнефть” җәмгыятьләре белән килешү бар. Килешү нигезендә, аграр тармакны 142 мең тонна дизель ягулыгы белән тәэмин итеп булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot