news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Татарстан 24» телеканалы программасында чыгыш ясаячак

Трансляция 19 майда 12.30 сәгатьтә булачак.

Рөстәм Миңнеханов «Татарстан 24» телеканалы программасында чыгыш ясаячак
tatarstan.ru

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сишәмбе көнне «Татарстан 24» телекомпаниясендә булачак. Анда ул татарстанлыларны борчыган иң актуаль сорауларга җавап бирәчәк. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Президенты катнашында әңгәмә уздыру планлаштырыла», — диделәр матбугат хезмәтендә. Иртәгә Рөстәм Миңнеханов Covid-19 инфекциясенә каршы карантин чаралары шартларында эшмәкәрлек бергәлеге белән бизнеска ярдәм итү чаралары турында традицион онлайн-очрашулар уздырырга планлаштыра.

  • «Татарстан-24» — тәүлек буе эшли торган мәгълүмат телеканалы. Ул көн саен Татарстан Республикасы яңалыкларын трансляцияли.
news_right_1
news_right_2
news_bot