news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарча сөйләшергә кирәк, телне татарлар үзләре сакларга тиеш

Татарстан Президенты Алабугада эшмәкәрләр җыенында катнашучыларны татарча сөйләшергә кыенсынганнары өчен шелтәләде.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасында уздырылган татар эшмәкәрләре җыенында Татарстан Президенты тел мәсьәләсен күтәрде. «Мин татар телен саклауның мөһимлеге турында әйтми кала алмыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов утырышта чыгыш ясаучылар арасында татар телендә сөйләүне авырсынып, русча сөйләүчеләр дә булуына кызганычын белдереп.

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган XII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында Татарстаннан, Россиянең 37 төбәгеннән, 13 илдән 200 делегат катнашты.

«Татар телен без сакламасак, өйдә, гаиләдә сөйләшмәсәк, кем саклар? Татарларның 30 проценты республикадан читтә яши, анда алар беркемгә дә кирәкми. Әгәр без, татарлар, телне үзебез сакламасак, бетәчәкбез. Бердәм булыйк, безнең көчебез бердәмлектә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үрнәк мисал итеп ул утырышта катнашкан Кытай татары, яшь эшмәкәр Әхмәтҗан Галиевне китерде. «Нишләп ул Татарстаннан ерак яшәп тә татар телен яхшырак белә? Кытайда татарлар телне саклый, ә без сакламыйбыз. Дөрес сөйләшмим дип кыенсынсаң да, татарча сөйләшергә кирәк. Бу оят түгел. Ун тапкыр хаталы әйтерсең, унберенчесендә дөрес итеп сөйләшерсең. Бу миңа да кагыла, барыгызга да кагыла», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ана телен саклау өчен татарларга өйдә сөйләшергә, интернет мөмкинлекләрен файдаланырга һәм мәчетләрдә татар телен өйрәтүгә зур игътибар бирергә кирәк, дип киңәш итте. Алга таба татар теле дәреслекләрен камилләштерү өстендә эш алып барылачагын да искәртте. «Хәзерге дәреслекләр бик катлаулы. Аларны уңайлы һәм кызыклы итеп төзү таләп ителә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бүген татар теле нигә кирәк, дигән сүзләр ишетелгәли. Тел белү - байлык, ул тормышта да, эштә дә кирәк. Татар телен белгән кеше бөтен төрки халыклар белән тәрҗемәчесез аралаша ала. Минем үземә дә татар теле башка төрки халыклар белән аралашырга ярдәм итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100