Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов «Татар җыры» фестивален оештыручыларга мактаулы исем бирде
Музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен «Барс медиа» җитәкчеләренә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «Татар җыры» фестиваленең егерме еллык юбилее уза. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фестивальне оештыручыларны бүләкләде.
«Һәммәгезне дә бүгенге җыр бәйрәме белән котлыйбыз! Егерме ел дәверендә «Татар җыры» бара. Без җыелып киләбез. Фестивальне өч егет оештырды. Аларга рәхмәт! Берсе «командировка»да, икесе менә монда. Киләчәктә дә «Татар җыры» гөрләп торыр, без шатланырбыз. Яңа талантларны күрербез, үзебезгә күрешергә матур сәбәп булыр дип ышанабыз!», — диде Рөстәм Миңнеханов сәхнәдән.
Музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен, күп еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме «Барс медиа» компанияләр төркеме директорлар советы әгъзасы Баһаутдинов Наил Җәүдәт улына, «Барс медиа» компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Гәрәев Камил Мәүлет улына бирелде.
Президент хәбәр иткәнчә, бу көнне эшлекле сәфәрдә булган «Барс медиа» компанияләр төркеме директорлар советы рәисе булып эшләгән Гәрәев Марат Мәүлет улына да Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде.
Марат Гәрәев август аенда үз теләге белән эш урынын алыштыруы хакында белдергән иде.
Шулай ук Татарстан Президенты боерыгы нигезендә татар эстрада музыкасын үстерүгә зур өлеш кертү өчен «Барс медиа» компанияләр төркеме коллективларына Татарстан Президенты рәхмәте белдерелде.
«Менә инде егерме ел фестиваль үткәрәбез. Ул сезнең өчен, яраткан тамашачыларыбыз өчен, татар җырын яраткан үзебезнең халкыбыз өчен. Сез булсагыз, безнең фестивалебез яшәр», — диде Камил Гәрәев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз