news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Татар җыры» фестивален оештыручыларга мактаулы исем бирде

Музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен «Барс медиа» җитәкчеләренә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде.

Рөстәм Миңнеханов «Татар җыры» фестивален оештыручыларга мактаулы исем бирде
Рамиль Гали

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «Татар җыры» фестиваленең егерме еллык юбилее уза. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фестивальне оештыручыларны бүләкләде.

«Һәммәгезне дә бүгенге җыр бәйрәме белән котлыйбыз! Егерме ел дәверендә «Татар җыры» бара. Без җыелып киләбез. Фестивальне өч егет оештырды. Аларга рәхмәт! Берсе «командировка»да, икесе менә монда. Киләчәктә дә «Татар җыры» гөрләп торыр, без шатланырбыз. Яңа талантларны күрербез, үзебезгә күрешергә матур сәбәп булыр дип ышанабыз!», — диде Рөстәм Миңнеханов сәхнәдән.

Музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен, күп еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме «Барс медиа» компанияләр төркеме директорлар советы әгъзасы Баһаутдинов Наил Җәүдәт улына, «Барс медиа» компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Гәрәев Камил Мәүлет улына бирелде.

Президент хәбәр иткәнчә, бу көнне эшлекле сәфәрдә булган «Барс медиа» компанияләр төркеме директорлар советы рәисе булып эшләгән Гәрәев Марат Мәүлет улына да Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде.

Марат Гәрәев август аенда үз теләге белән эш урынын алыштыруы хакында белдергән иде.

Шулай ук Татарстан Президенты боерыгы нигезендә татар эстрада музыкасын үстерүгә зур өлеш кертү өчен «Барс медиа» компанияләр төркеме коллективларына Татарстан Президенты рәхмәте белдерелде.

«Менә инде егерме ел фестиваль үткәрәбез. Ул сезнең өчен, яраткан тамашачыларыбыз өчен, татар җырын яраткан үзебезнең халкыбыз өчен. Сез булсагыз, безнең фестивалебез яшәр», — диде Камил Гәрәев.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100