news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов татар телендәге проектның яңа ролигы белән уртаклашты

Роликта укытучылар сыйфатында Алиса Тулынина, Искәндәр Хәйруллин, Айгөл Бариева һәм Хаукур Палссон чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов татар телендәге проектның яңа ролигы белән уртаклашты
instagram.com/rusminnikhanov/

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендәге үз сәхифәләрендә татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән белем бирү проектының («Мөһим сүзләр әлифбасы») чираттагы ролигы белән уртаклашты.

Роликта укытучылар сыйфатында «Миссис Globe 2019» Алиса Тулынина, Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева һәм УНИКС баскетбол клубы форварды Хаукур Палссон чыгыш ясады.

Проект кунаклары татар теленнән «әти», «әни», «кеше», «бердәмлек» һәм «көч» сүзләрен тәрҗемә итте, шулай ук аларны сөйләмдә куллануга бәйле мисаллар китерде.

Моңа кадәр «Мөһим сүзләр әлифбасы» проектында Данис Зарипов, Эльмира Кәлимуллина, Максим Шәрәфетдинов, Наталья Быстрова һәм төрле өлкәләрдә танылган башка кешеләр катнашкан иде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100