Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов татар халкының үсеш стратегиясе кайчан әзер булачагын әйтте
Ул әзер, әмма аңа өстәмәләр кертеп, эшләп бетерергә кирәк, диде ТР Президенты.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән Яңа ел алды очрашуында татар халкының үсеш стратегиясе кайчан әзер булачагын әйтте.
«Чынлыкта ул әзер, әмма аңа өстәмәләр кертеп, эшләп бетерергә кирәк. Без моның өчен экспертиза, белгечләр җәлеп итәбез. Тәкъдимнәр бик күп һәм алар төрле-төрле. Әлбәттә, ул бар кешене дә канәгатьләндермәячәк. Ул документ барлык авырткан, без хәл итәргә тиешле бурычларны колачларга тиеш. Бераз гына эшләп бетерәсе калды», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз