news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Татар халкы үсеш стратегиясен кабул итүне сузу безне бизәми

ТР Президенты үзенең еллык Юлламасында "Татар халкы үсеш стратегиясе"н төзү өчен Бөтендөнья татар конгрессы җаваплы, дип искәртте.

Рөстәм Миңнеханов: Татар халкы үсеш стратегиясен кабул итүне сузу безне бизәми
Михаил Захаров/архив

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). “Татар халкы үсеш стратегиясе”н кабул итүне сузу безне бер дә бизәми”, - дип белдерде Татарстан Президенты үзенең еллык Юлламасында. Бүген ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юллама белән чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов татар халкының милли үсеш мәсьәләләренә дә тукталды.

Төрле төбәкләрдә һәм илләрдә яшүче татарларга ана телен, милли мәдәният, традиция һәм гореф-гадәтләрне сакларга ярдәм итү – безнең Татарстан Конституциясе белән билгеләнгән бурычыбыз, диде Президент. Аның сүзләренчә, Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы съезды да әлеге мәсьәләләрнең актуаль булуын күрсәтте. Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессы, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте кебек милли иҗтимагый оешмалар да бу юнәлештә һәм бигрәк тә ана телен саклауда эчшәнлеген активлаштырырга тиеш, дигән фикерен әйтте.

“Татар халкы үсеше стратегиясе”н кабул итүне сузу безне бер дә бизәми. Ул татар халкының үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген берләштергән документ булырга тиеш. Бу эш өчен Бөтендөнья татар конгрессы җаваплы”, - дип искәртте Татарстан Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot