news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татар галимнәре казанган данны милләтебез кайтарырга тиеш

Президент Муса Бигиев, Курсавилар кебек галимнәр әле үсеп чыкмады дип саный.

Рөстәм Миңнеханов: Татар галимнәре казанган данны милләтебез кайтарырга тиеш
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңарыш башлануга карамастан, Бигиев һәм Курсави кебек дин белгечләре, галимнәр әле юк икәнен әйтте. Аның фикеренчә, татар галимнәре казанган данны милләтебез кире кайтарырга тиеш. Бу хакта ул “Милли тормыш һәм дин” Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында сөйләде.

“Авырлыкларга карамастан, без һәрвакыт алга атлый алдык. Милли яңарышның төп көче булып ислам дине торды. Бу уңайдан, татар дин белемен өйрәнү һәм үстерү мөһим. Яңарыш башлануга инде 30 ел. Ләкин Муса Бигиев, Курсави кебек галимнәр әлегә бездә юк”, - диде ул.

“922 елда борынгы Болгарда ата-бабаларыбыз ислам динен кабул иткән. Татар халкы мең елдан артык мөселман дөньясының әһәмиятле өлеше булып тора", - дип искәртте Татарстан Президенты.

“Узган елда без Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел тулуны билгеләп үттек. Күренекле татар галимнәре казанган данны милләтебез кире кайтарырга тиеш дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент күптән түгел ачылган Ислам академиясенә зур өметләр баглаганын әйтеп үтте. “Фәнни һәм рухи үзәк булырга тиешле академия быел беренче докторларын чыгарачак. Бу эштә Россия имамнары зур роль уйный. Алдыбызга куелган максатларга бары уртак көч белән генә ирешә алабыз”, - ди ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100