news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләре продукциясен сатуда ярдәм күрсәтү мөһимлеген әйтте

Президент электрон сәүдә мөмкинлекләреннән дә кулланырга киңәш итте.

Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләре продукциясен сатуда ярдәм күрсәтү мөһимлеген әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар авыл эшмәкәрләре продукциясен сатуда ярдәм күрсәтү юлларын уйларга кирәклеген әйтте. Бу хакта ул VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында билгеләп узды.

“Кооперативлар төзү эшен республикада да башладык. Бәлки, Авыл хуҗалыгы министрлыгында берәр үзәк булдырыпмы, эшмәкәрләр белән аралашырга кирәк. Татар конгрессы алып бара алмас аны, моның өчен бераз эшмәкәрлек нигезе булу кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка.

“Федераль челтәрләргә ничегрәк итеп, кайда, нинди продукция кертеп була – шуны уйлашырга. Елга бер генә очрашып түгел, бу проблемаларны җыеп хәл итә торган бер орган кирәк дип саныйм”, - ди ТР Президенты.

"Күп эшмәкәрләр Россия күләмендә генә түгел, чит илгә дә үз продукциясе белән чыга башлады. Ул җиңел мәсьәлә түгел. Бу мәсьәләләрдә татар авыллары эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтергә кирәк”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Президент электрон сәүдә популяр булуына да игътибар юнәлтте. “Бәлки, моның буенча берәр курслар эшләргәдер. Сез җитештергән продукцияне Россия Федерациясенә, бүтән илләргә дә чыгарырга мөмкинлек бар”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100