Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Татар белән башкорттан якынрак беркем дә юк
Ике республикага нефтехимия һәм машина төзелеше кластерын берләштерергә кирәк дип саный Татарстан Президенты.
(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан белән Башкортстан арасындагы икътисади, бигрәк тә нефтехимия һәм машина төзелеше өлкәсендәге элемтәләрне актив үстерергә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.
“Башкортстан – үз-үзен тәэмин итүче территория, куәтле төбәк. Безгә бары тик дус булырга, безнең нефтехимия, машина төзелеше комплексын берләштерергә генә кирәк. Бездә нефть продуктлары белән тәэмин итү бар, без Уфадан битум сатып алабыз, бу нормаль практика”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда.
Ул татарларның һәм башкортларның бик күп уртаклыклары булуы турында әйтте. “Татар белән башкорттан якынрак беркем дә юк дип саныйм мин. Безнең сөйләм генә бераз аерыла. Безгә нәрсә бүлешергә? Радий Фәритович безнең яхшы хезмәттәшебез булыр дип өметләнәм. Әгәр без күрешләребезгә ярдәм итә алабыз икән, моны һичшиксез эшләячәкбез”, - диде Татарстан Президенты.

“Ике төбәк тә икътисади яктан да һәм кадрлар белән дә, барлык мәсьәләләр буенча да үз-үзен яхшы тәэмин итә. Шуңа күрә дус яшәячәкбез”, - дип өстәде ул.
- 2018 елның октябрендә Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы булып Радий Хәбиров билгеләнде. Аңа кадәр ул Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәр округын җитәкләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз