news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Татар авылы бетсә, без дә әкренләп таралып бетәчәкбез

Авылларның юкка чыгуы татар милләтенең нигезен бетерәчәк, ди Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов: Татар авылы бетсә, без дә әкренләп таралып бетәчәкбез
Салават Камалетдинов

(Яр Чаллы, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкының нигезен авылларның яшәвендә күрә. "Татар авылы бетсә, без дә әкренләп таралып бетәчәкбез", - ди ул. Бу фикерен Рөстәм Миңнеханов Чаллының IT-паркында узган “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” VIII Форумның пленар утырышы вакытында әйтте.

“Без монда үзебезнең татарлыгыбызны саклап калырга җыелдык”, - дип мөрәҗәгать итте ул Форумга килгән Россия һәм чит ил татар эшмәкәрләренә. “Без аны шәһәрдә саклап кала алмадык, ул – авылларда. Татар авылы бетсә, без дә әкренләп таралып бетәчәкбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шул сәбәпле Рөстәм Миннеханов авылларның яшәү сыйфатын шәһәрнекеннән дә ким булмавын әйтте. Аларда яшәү сыйфатың конкурентлы дәрәҗәгә күтәрү кешеләрне авылларда калып эшләргә җәлеп итәчәк, диде Татарста Президенты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot