news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Татагроэкспо» күргәзмәсендә булды

Президент күргәзмәне югары бәяләде.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы кысаларында «Татагроэкспо» күргәзмәсен карап чыкты. 

Иң элек, Президентка үсемлекчелектә кулланыла торган техниканы күрсәттеләр. Алар арасында туфрак эшкәртү техникасы, чәчкечләр, минераль һәм органик ашлама сиптергечләр, ашлык һәм терлек азыгы уру комбайннары, тракторлар бар. Күп энергия сыйдырышлы тракторларның беренчесен Лаеш районыннан «И.Р. Сәетов» сатып алган. 

«Россиядә алтынчы буын беренче трактор бу. 517 ат көченә ия, Россиядә җитештерелгән комплектлау запчастьлары белән. Гомуми кулланыштагы юлларда йөрергә сәләтле, габаритлары шуңа мөмкинлек бирә. Бер трактор белән күп төрле эшләр башкарырга була: җир эшкәртү, сукалау, чәчү», — дип сөйләде «Татар-информ» га «Сабагро» вәкиле Фәрит Нигъмәтҗанов.

Бу Россиядә беренче трактор. Бәясе 35 млн сум булган бу тракторны киләчәктә Татарстанның башка хуҗалыклары да сатып алыр дип ниятләнә.

Шулай ук, Рөстәм Миңнеханов терлекчелек өлкәсендәге яңа эшләнмәләр, кече хуҗалыклар, үзмәшгульләр продукциясе белән танышып чыкты. Казан аграр университеты, Казан дәүләт ветеринария институты, Казан кооперация институты һәм башка вузлар үз проектларына кыскача анонс ясады. 

Казан дәүләт энергетика университеты студенты Рузилә Мөбәрәкшина «Яз гүзәле» бәйгесендә үзен сынап карарга уйлаганын әйтте. «Рөстәм Нургалиевич, татар кызы нинди булырга тиеш» дип сорагач, Президент «синең кебек» дип җавап бирде.

Бу минутларда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы башланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100