news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә санитар таләпләрне үтәргә кушты

Республика шәһәрләрендә һәм районнарында 29-30 августта ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар узачак.

Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә санитар таләпләрне үтәргә кушты
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Республика шәһәрләрендә һәм районнарында 29-30 августта ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар була. Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чаралар үткәргәндә санитар һәм профилактик таләпләрне катгый үтәргә кушты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президент бүген шул турыда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә әйтте. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов республикада көн саен Covid-19 авыруының утызга якын яңа очрагы теркәлүен, атнага ул 200ләп кеше булуын искәртте. «Хәзер без чикләүләрне бетерүнең өченче этабында торабыз. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан билгеләнгән стандартлар буенча эшләячәкбез», — диде ТР Президенты.

Ул искәрткәнчә, республикада гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов министрлык, ведомство, оешма, учреждение җитәкчеләрен һәм муниципаль берәмлек башлыкларын прививка кампаниясен вакытында оештыру мәсьәләсен аерым контрольгә алырга чакырды.

Татарстан Президенты шулай ук 1 сентябрьдән республиканың барлык уку йортларында уку штатлы режимда башланачак, дип өстәде. «Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә уку процессын шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп оештырырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100