news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: ТАССР 100 еллыгына ниятләнгән төзү эшләре бер көнгә дә туктамады

Татарстан Президенты ниятләнгән барлык яңа объектлар республика халкы хәзинәсе булачагын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов: ТАССР 100 еллыгына ниятләнгән төзү эшләре бер көнгә дә туктамады
https://tatarstan.ru

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТАССР 100 еллыгына ниятләнгән төзелеш, юл эшләре бер көнгә дә туктатылмаган. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында Татарстанның 100 еллыгына әзерлек һәм аны билгеләп үтү буенча федераль оештыру комитеты утырышында әйтте.

Аның сүзләренчә, ниятләнгән барлык төзү-төзекләндерү эшләре график буенча яки графиктан да алда бара.

Президент республиканың 100 еллыгын бәйрәм итү ел дәвамында булачагын искәртте. «Әйе, массакүләм чаралар соңракка күчерелде, без аларны лаеклы итеп үткәрәчәкбез. Бу безнең республикага зур ышаныч. Указ нигезендә, бу төбәкнеке генә түгел, федераль бәйрәм. Оештыру комитетына рәхмәт», — диде.

Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать иткәч, федераль оештыру комитетына җитәкче итеп, Марат Хөснуллин билгеләнгәнен әйтте. «Безнең өчен бу икеләтә мәртәбә», — диде.

Президент бүген төзекләндерүдән соң Сәет-Галиев исемедәге мәдәният сараенда булганнарын әйтеп узды. «Без билгеләнгән барлык объектлар республика халкы хәзинәсе булачак», — диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot