Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Ташкентта авыл хуҗалыгы техникасы заводында булды
Заводта эшләп чыгарыла торган продукциягә эчке базарда ихтыяҗ зур һәм ул Үзбәкстан базары өлешенең 80 проценттан артыгын тәшкил итә.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан башкаласына килгәч Ташкент авыл хуҗалыгы техникасы заводы эшчәнлеге белән танышты. Предприятиедә тракторлар, тагылмалар һәм мамык җыя торган машиналарның төрле модификацияләре җитештерелә. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Заводта эшләп чыгарыла торган продукциягә эчке базарда ихтыяҗ зур һәм ул Үзбәкстан базары өлешенең 80 проценттан артыгын тәшкил итә. Хәзерге вакытта «УзАвтосаноат» («Узавтопром») акционерлык җәмгыятендә авыл хуҗалыгы техникасын башка илләрдәге дилер челтәрләре аша сату яки җирле җыю цехларында продукцияне алга таба җитештерү мөмкинлеге тудырылган сәүдә йортлары булдыру мәсьәләсе хакында фикер алышалар.
Авыл хуҗалыгы сәнәгате Үзбәкстан икътисадында сизелерлек урын били. Сыйфатлы авыл хуҗалыгы техникасына сорау зур, аны Үзбәкстан климаты һәм табигать шартларына охшаш күрше илләргә саталар. Таҗикстан, Төрекмәнстан, Казахстан, Кыргызстан һ.б. илләрнең җирле фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре әлеге техниканы төп сатып алучылардан санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз