news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: «Тарихи тамырларны сакларга телибез икән, авылга ярдәм итәргә тиешбез»

Татарстанда гамәлгә ашырыла торган дәүләт программаларының күпчелеге авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Рөстәм Миңнеханов: «Тарихи тамырларны сакларга телибез икән, авылга ярдәм итәргә тиешбез»
архив/Михаил Захаров

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Авыл районнарында дәүләт программаларын гамәлгә ашыру татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту белән бергә, халыкның милли үзенчәлеген, аның тарихи тамырларын да сакларга мөмкинлек бирә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба район советы утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Әгәр без милли үзенчәлегебезне, тарихи тамырларыбызны саклап калырга телибез икән, авылга ярдәм итәргә тиешбез. Бездә дәүләт программаларының күпчелеге авылга кагыла. Узган ел сез 21 программада катнаштыгыз. Быел исә 40 программаның 25ендә катнашасыз», - диде Миңнеханов.

Ул демографик вәзгыятьне, сәламәтлек саклау системасын яхшырту, эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм күрсәтүгә игътибар итәргә кирәклеген искәртте. «Предприятиеләр төзеп кенә калмыйча, бизнесны да киңәйтергә кирәк. Электрон сәүдәнең заманча алымнарын, эшкуарлыкка өйрәнү зарур. Әлеге юнәлешләр бик зур әһәмияткә ия», - диде республика Президенты.

2019 елга бурычлар билгеләгәндә, ТР Президенты республиканың яңа электораль циклга керүен, 2019 елның сентябрендә ТР Дәүләт Советына сайлаулар узачагын искәртте. Рөстәм Миңнеханов сайлауларга әзерлекне югары дәрәҗәдә үткәрергә, сайлаучылар белән очрашу вакытында хакимият органнары тарафыннан гади гражданнарның тормышын яхшыртуда нәрсәләр эшләнүенә басым ясарга кушты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100