news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» төзелеше буенча Республика штабының йомгаклау утырышын үткәрә

Быел комплекс төзелеше буенча соңгы киңәшмә комплекс территориясендә уза.

Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» төзелеше буенча Республика штабының йомгаклау утырышын үткәрә
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Бүген «ТАНЕКО» комплексын сафка бастыру проектын гамәлгә ашыру буенча Республика штабының йомгаклау утырышы була. Аны комплекс мәйданчыгында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрә, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәте сайтында.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов республиканың нефть башкаласына сәфәр кылачак. Әлмәттә Президент «Татнефть» акционерлык җәмгыте директорлар советы утырышын уздыра.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot