Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» комплексында булды
Нефть химиясе кластерын үстерү – Владимир Путинның стратегик инициативаларыннан берсе.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «ТАНЕКО» комплексында булды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.
«ТАНЕКО» сәнәгать мәйданчыгында Татарстан Президенты Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексының кайбер җитештерү объектларында төзелеш эшләренең барышы белән танышты.
Шуннан соң 2017 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмә ахырында «ТАНЕКО» җәмгыяте, төзелеш проектларын гамәлгә ашыру идарәсе, Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексының алдагы этапларын сафка бастыруга җәлеп ителгән подряд оешмаларының иң яхшы хезмәткәрләренә республика бүләкләре тапшырды.
Сүз уңаеннан: нефть химиясе кластерын үстерү – Владимир Путинның стратегик инициативаларыннан берсе. РФ Президенты Россия икътисадын үстерүдә нефть тармагы инфраструктурасын камилләштерүнең әһәмиятен күп мәртәбәләр искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә чыгарылган «кара алтын»ның яртысыннан артыгы үзебездәге нефть эшкәртү заводларына озатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз