news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» комплексында антисептик ясый торган яңа линияне карады

«Татнефть» генераль директоры Наил Маганов Рөстәм Миңнехановка антисептикларның бер партиясен «Ярдәм янәшәдә!» яңа волонтерлык хәрәкәтенә җибәрергә тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» комплексында антисептик ясый торган яңа линияне карады
http://tatarstan.ru/

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» комплексында дезинфекция чаралары җитештерү линиясе белән танышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Антисептиклар эшләп чыгару өчен предприятиедә техник майлар җитештерү линиясен яңадан җиһазландырганнар. Җиһаз тәүлегенә 7,5 тонна дезинфекция эремәсе җитештерүгә исәпләнгән. Беренче чиратта, «Татнефть» инициативасы буенча республиканың көньяк-көнчыгышындагы барлык хастаханәләр дә саклау чаралары белән тәэмин ителә.

Җитештерү линиясе белән танышкан вакытта «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов Рөстәм Миңнехановка антисептикларның бер партиясен «Ярдәм янәшәдә!» яңа волонтерлык хәрәкәтенә (ул яшьләр, эшкуарлар һәм коммерцияле булмаган оешмаларны колачлый) җибәрергә тәкъдим итте.

Татарстан Президенты әлеге инициативаны хуплады. «Волонтерлар, табиблар кебек үк, бүген алгы сызыкта, куркыныч зонада эшли. Шуңа күрә аларны тиешле барлык саклау чаралары белән тәэмин итү мөһим. „Татнефть“нең бүген башкарган эшләре — табиблар, волонтерлар һәм халык турында кайгыртуы — бәяләп бетергесез өлеш», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100