news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Талантларны үстерү турында кайгырту – иртәгесе көн хакында кайгырту ул

ТР Президенты Ижевскида узган утырышта талантлы яшьләрне ачыклау һәм үстерү системасы хакында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов: Талантларны үстерү турында кайгырту – иртәгесе көн хакында кайгырту ул
tatarstan.ru

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Иде буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү темасына доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Татарстанда ел саен 1,5 меңгә якын сәләтле егет һәм кыз ачыклана, аларның үз потенциалын гамәлгә ашыру өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар.

ТР Президенты үз чыгышында 2012 елда Татарстанда «Перспектива» Балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру буенча республика концепциясе кабул ителүе хакында искәртте. Аның нигезендә республикада 2015-2020 елларга исәпләнгән талантлар белән стратегик идарә итү программасы эшләнде. Аны гамәлгә ашыруга ел саен 100 миллион сум акча бүленә.

«Бу программа чынлыкта Татарстанның 2030 елга кадәр исәпләнгән социаль-икътисади үсеш стратегиясенең бер өлеше булды. Концепция һәм программаны гамәлгә ашыру өчен республика Хөкүмәте тарафыннан «Казанның талантлар университеты 2.0» коммерцияле булмаган автоном оешмасы гамәлгә куелды», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, әлеге Университетка дәрәҗәле бәйгедә җиңгән яки призлы урын яулаган яшьләр чакырыла. «ТР Хөкүмәте карары белән 206 конкурс чарасыннан торган реестр расланды. Ул 4 дәрәҗә һәм 6 юнәлешне үз эченә ала. Ел саен 1,5 меңгә якын кеше реестрдагы бәйгеләрнең җиңүчеләре һәм призерлары була. Алар мәгълүматлар базасына кертелә һәм университетка чакырыла», - дип искәртте ТР Президенты.

Киңәшмәдә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, сәләтле балалар һәм яшьләр белән эшләүдә нәтиҗәле система булдыру – Владимир Путинның «май указлары»нда билгеләнгән 2019-2024 елларда мәгарифне үстерүдә төп бурычларның берсе.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышы бүген Ижевскида узды. Аның эшендә РФ мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, Идел буе федераль округының барлык төбәкләре башлыклары, Россия Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, РФ Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары Виктор Кресс һ.б. катнашты.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100