Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов «Талант һәм уңыш» белем бирү фонды җитәкчесе белән очрашты
Әңгәмә барышында яклар талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Талант һәм уңыш» белем бирү фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әңгәмә барышында яклар талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Елена Шмелева шулай ук Татарстан Республикасы һәм «Талант һәм уңыш» белем бирү фонды арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалады. Аерым алганда, документ республикада Сочиның «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча сәләтле балалар төбәк үзәген төзүне күздә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз