Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов «Талант һәм уңыш» белем бирү фонды башлыгы белән очрашачак
Фонд бөтен ил буенча сәләтле балаларны табып, аларга сәнгать, спорт һәм фән өлкәсендә үсәргә ярдәм итә.
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Талант һәм уңыш» белем бирү фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән очраша.
«Талант һәм уңыш» белем бирү фонды 2014 елның ахырында Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән төзелгән, ул фондның попечительләр советына җитәкчелек итә. Оешма сәнгать, спорт һәм фән өлкәсендә сәләтләре булган балаларны ачыклап, алга таба аларга ярдәм күрсәтә.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Перспектива» Республика балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү концепциясен гамәлгә ашыру буенча Ведомствоара координация советы утырышын үткәрә. Әлеге концепция 2012 елда расланып, яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз