Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов ТАИФны социаль программаларда катнашуны киметкән өчен тәнкыйтьләде
Компанияләр төркеменең идарә итүче яшь буынына иҗтимагый әһәмиятле инициативаларда катнашуның мөһимлеген аңларга кирәк, дип саный ТР Президенты.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). ТАИФ компанияләр төркеменең социаль проектларда катнашуы кимүе турында матбугат конференциясе барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Икенче мәсьәлә - ТАИФ компанияләр төркеме. Бездә аларга сораулар бар. Кайбер юнәлешләр буенча алар, катлаулы финанс хәленә сылтап, социаль проектларда катнашуны чикләделәр», — дип сөйләде ТР Президенты.
Компанияләр төркеме сәясәтендәге үзгәрешләр җитәкчеләр буыны алмашынудан чыккандыр - ТАИФта яшь идарәчеләр барлыкка килде, аларга иҗтимагый әһәмиятле инициативаларда катнашуның мөһимлеген аңларга кирәк.
«Яшьләр син кайда яшәсәң, шунда синең кешеләрең, шунда синең үсешең икәнлеген ахырга кадәр аңлый алмый. Шуңа күрә без акционерлар белән сабыр гына сөйләшәчәкбез һәм җиткерербез», - дип планнары белән уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президентының ел йомгакларына һәм якындагы елларга Татарстан Республикасы хакимияте органнары бурычларына багышланган зур матбугат конференциясе узды. Очрашуга әйдәп баручы федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз