Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ»ның Казандагы яңа офисында булды
Татарстан Президенты сүзләренчә, бина уникаль һәм аны энергиянең нәтиҗәлелеге күргәзмәсендә тәкъдим итәргә кирәк.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» ачык акционерлык җәмгыятенең Казандагы яңа офисында булды. Аны республика Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин һәм «ТАИФ»ның генераль директоры Альберт Шиһабетдинов озата йөрде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Офисны караганда генераль подрядчы, «ИКРЕА ХАЙ-ТЕК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Марат Норкин төзелеш барышында энергияне саклап тотучы технологияләр кулланылуы турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, нурлы җылыту-суыту, вентиляция һәм интеллектуаль жалюзи системасы турында сорашты. Аның сүзләренчә, бу бина уникаль һәм аны энергиянең нәтиҗәлелеге күргәзмәсендә тәкъдим итәргә кирәк.
Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, мондагы энергияне саклап тоту технологияләре немец Төзелеш физикасы институты тарафыннан сайлап алынган.

Сөйләшүләр алып барганда шулай ук Италиядән килгән эшкурлар делегациясе дә катнашты. Алар Татарстан Президентына «ТАИФ» белән бергә республика территориясендә үстерергә мөмкин булган уртак проектлар турында сөйләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз