Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанның Россиядәге илчесе белән очрашачак
Татарстан Президенты 2019 елның мартында Таҗикстанга эшлекле сәфәр кылырга ниятли.
(Казан, 28 февраль, “Татар-информ“). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Таҗикстанның Россиядәге илчесе Имомуддин Сатторов белән очрашачак. Алар Татарстан рәсми делегациясенең Таҗикстанга визитын әзерләү буенча фикер алышачаклар. Бу хакта «Татар-информ»га Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
"Татарстан Республикасы Президентының Дүшәнбе шәһәренә 19-20 мартта рәсми сәфәре планлаштырылган. Әлеге визит алдыннан бүген Россиядә Таҗикстан илчесе белән очрашу уздырыла. Республикага визит белән бәйле темалар турында фикер алышу булачак", – диде Галимова.
"Татарстан Машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясен сатуның яңа базарларын эзләү һәм Таҗикистан белән сәүдә әйләнешен киңәйтү белән кызыксына", - дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз