news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президентын Казанга чакырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Таҗикстан Республикасына килде.

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президентын Казанга чакырды
tatarstan.ru

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Душәнбедә Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты һәм сәүдә-икътисад өлкәсендә хезмәттәшлекне активлаштырырга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Эмомали Рахмонны Казанга чакырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу башында Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан башлыгына кунакчыллык өчен рәхмәт әйтте һәм Татарстан делегациясенең сәфәре Татарстан белән Таҗикстан арасындагы элемтәләрне алга таба үстерүгә ярдәм итәр дип ышаныч белдерде.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстан Республикасының икътисади хәле һәм сәнәгать потенциалы турында сөйләде.

«2017 елда Татарстан белән Таҗикстан арасында товар әйләнеше алдагы ел белән чагыштырганда 3 тапкырга артты һәм 30 млн АКШ долларыннан артып китте. Әмма 2018 елда ул элеккеге күрсәткечләргә кире кайтты. Сәүдә-икътисад өлкәсендә хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан таҗикларының «Сомониен» милли-мәдәни автономиясенең республикада конфессияара һәм милләтара татулыкны саклауда мөһим роль уйнавын аерым әйтте.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Эмомали Рахмоның 2005 елда меңьеллыкны бәйрәм иткән көннәрдә, БДБ башлыклары Советы саммиты барганда, Казанга булган сәфәрен искә төшерде. Ул аны республикага янә чакырды. «Ул вакыттан соң Татарстан башкаласы тагын да матурланды, һәм без Сезне Россия Федерациясенә сәфәрегез барышында Татарстанда күрүдә шат булачакбыз», - диде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100