news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты чакыруы буенча Дүшәмбедә Нәүрүз бәйрәмендә була

Татарстан Президенты Таҗикстанда яшәүчеләрне кояш календаре буенча яз килүе белән тәбрик итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты чакыруы буенча Дүшәмбедә Нәүрүз бәйрәмендә була
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон чакыруы буенча Дүшәмбедә Нәүрүзне бәйрәм итәчәк. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

«Республика Президенты Дүшәмбедә берничә социаль объектка барачак, шулай ук Таҗикстан Президенты чакыруы буенча Халыкара Нәүрүз бәйрәмендә катнашачак», — диде Галимова. Шулай ук ул Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә катнашучыларны трибунадан сәламләячәк һәм бәйрәм белән котлаячак, дип өстәде.

Таҗикстанда яшәүчеләр рәсми рәвештә 21 марттан 24 мартка кадәр ял итә. Республикада Нәүрүзне бәйрәм итү уңаеннан ул көннәр ял көннәре итеп игълан ителгән.

Нәүрүз - кояш календаре буенча Яңа ел, кыш азагы һәм яз башы бәйрәме. 2009 елда Нәүрүз ЮНЕСКОның кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелде. Соңгы 10 елда ул халыкара бәйрәм санала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100