Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты белән очрашырга ниятли
Татарстан һәм Таҗикстан Президентлары кайбер мәсьәләләр, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы» төркеме эшчәнлеге хакында фикер алышачак.
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге Дүшәнбегә эш сәфәре белән барачак. Ул Дүшәнбедә Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашырга һәм «Татарстан – Таҗикстан» эшлекле форумында катнашырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Таҗикстан Республикасына эш сәфәре планлаштырылган», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
ТР Президенты Дүшәнбедә берничә предприятие, шул исәптән автобуслар эшләп чыгаручы Akia Avesto заводы һәм кабель продукциясе җитештерә торган «Нокили Талко» компаниясе цехлары белән танышырга ниятли.
Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова моңа кадәр хәбәр иткәнчә, очрашу барышында күп кенә мәсьәләләр, шул исәптән Татарстан Президенты җитәкли торган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларындагы уртак эшчәнлек хакында фикер алышу күздә тотыла.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Премьер-министры Коһир Рәсүлзадә катнашындагы «Татарстан – Таҗикстан» эшлекле форумында катнашырга ниятли.
ТР Президенты көн дәвамында шулай ук Таҗикстан Милли китапханәсенең борынгы кулъязмалар фондлары белән танышыр һәм татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашыр дип көтелә. ТР Президентының Таҗикстанга эш сәфәре ике көн (19-20 март) дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз