news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов төзелеш чорына ныклап әзерләнергә кушты

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин Хөкүмәт Йортында доклад белән чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов төзелеш чорына ныклап әзерләнергә кушты
архив tatarstan.ru

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Татарстанда быел 2 мартка 693,8 мең квадрат метр торак сафка бастырылды - бу планның 28,8 проценты. Бүген бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президент киңәшмә барышында төзелеш чорына материаллар, кадрлар һәм башкалар белән ныклап әзерләнергә кирәклеген әйтте. Гадәттә төп проблема тиешле документацияне әзерләүдә туа, дип саный ул. Безгә бу мәсьәләләрне алдан кайгыртып, инде бүген киләсе елда нәрсә эшләячәгебезне аңлау мөһим, диде Татарстан Президенты.

Татарстан торак фонды социаль ипотека программасы нигезендә статистика органнарына 29 йортта 90,2 мең квадрат метрда 1 мең 611 фатир буенча хисап тотты. Шуларның 2018 елда инвестиция программасы буенча төзелүче 251объектының 82се югары дәрәҗәдәге әзерлектә, 126 объект урта дәрәҗәдәге һәм 43е түбән дәрәҗәдәге әзерлектә.

Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын тормышка ашыру кысаларында 2018 елда 297 ятим баланы яллау нигезендә 355 млн 286,2 мең суммадагы торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

Шулай ук 2018 елда аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшырту максатыннан бүленгән бюджет акчаларына 164 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырылган.

Күпфатирлы инвестиция торагы программасы буенча быел пландагы 120 йортның 39ы сафка баскан.

Республикада шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелеше һәм һәм төзекләндерелүе дәвам итә, дип искәртте Фәйзуллин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot