Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелгән циркта беренче тамашачы кемнәр булачагын әйтте
Татарстан Президенты республика хатын-кызларын 8 Март бәйрәме белән тәбрикләде.
(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бик тиздән реконструкциядән соң, цирк янә үз ишекләрен ачып җибәрәчәк. Яңа циркта беренче тамашачылар кемнәр булачагын бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан итте. Бу хакта ул бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган тантанада әйтте.
“Бүген шушы матур бинага якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котларга чакырдык сезне. Әлбәттә, сез безнең өчен үрнәк. Гаиләләрегездә балалар күп. Без шундый гаиләләрне үрнәк итеп күрсәтәбез. Сезнең белән горурланабыз, рәхмәт әйтәбез. 16 март көнне сезнең балаларыгызны яңа, төзекләндерелгән циркка чакырабыз. Балаларыгыз Казанга килеп, төзекләндерелгәннән соң ачылган циркта беренче тамашачылар булачак”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Президент тантана кунакларына исәнлек-саулык теләде.
Бүген театр бинасында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Президенты тәрбиягә балалар алган, үзләре күпләп бала тудырган аналарны, призерларның әниләрен тәбрикләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз