news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелгән Бренинг аптекасы белән танышты

Иоганн Бренинг аптекасы күп еллар дәвамында Казандагы иң яхшы аптека дип саналган.

Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелгән Бренинг аптекасы белән танышты
president.tatarstan.ru

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге берничә объектны карады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башта Рөстәм Миңнеханов «Аптека, XIX гасыр» региональ дәрәҗәдәге мәдәни мирас объектында булды.

Казандагы иң борынгы аптека бинасы төзекләндерелде. Бүген биредә шулай ук аптека урнаша, бинада борынгы аптека тарихы турында мәгълүмат стендлары бар. Реставрация барышы турында «Татхимфармпрепараты» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Тимур Ханнанов хәбәр итте.

Аптека XIX гасыр уртасыннан билгеле: бинада Иоганн Бренинг яшәгән. Иоганн Бренинг аптекасы күп еллар дәвамында Казандагы иң яхшы аптека дип саналган. 1917 ел революциясеннән соң аптека дәүләт милкенә күчкән һәм эшен дәвам иттергән. Бина тышындагы сәгать 2012 елга кадәр вакытны дөрес күрсәткән. Реставрация эшләренең беренче этабы 2012 елда башланган. Биш елда аптека төзекләндерелгән һәм хәзерге вакытта бина фасадындагы сәгать тә эшли.

Аптеканың эчке бизәлеше узган заман интерьерларына туры килә, бина тарихы турында мәгълүмат стендлары да бар.

Аннан Париж Комуннасы урамы, 16 адресындагы объект каралды. Биредә 753 кв. м. җирдә милекче компания бинаны төзекләндерергә планлаштыра. Рөстәм Миңнеханов проект белән танышты һәм аны раслады.

news_right_1
news_right_2
news_bot