news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелгән балалар лагерында булды

Татарстанда биш ел эчендә сәламәтләндерү лагерьларының 60 проценттан артыгы төзекләндерелгән.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районындагы “Ялкын” (“Пламя”) балалар лагерында булды. Республика лидерына һәр елны 1,3 меңнән артык бала ял итүче лагерь инфраструктурасын тәкъдим иттеләр.

Миңнехановның “Ялкын” (“Пламя”) балалар лагерына сәфәре очраклы түгел. 2014 елдан нәкъ менә аның ярдәмендә Татарстанда балалар лагерьларына капиталь ремонт программасы эшләп килә. Республикада 76 лагерьның 46сы – димәк, дәүләт сәламәтләндерү лагерьларының 60 проценттан артыгы төзекләндерелгән инде.

60 квадрат метр мәйдандагы әлеге лагерьда капиталь төзекләндерү 2009 елдан алып барылган. Бу вакыт эчендә 4,6 мең квадрат метр мәйданда эшләр башкарылган. Быел лагерь мәйданында махсус өслек белән баскетбол мәйданы эшли башлаган.

”Соңгы елларда өч яңа торак корпус, ашханә, ясалма өслек белән яхшы стадион, баскетбол мәйданчыгы, быел исә волейбол-баскетбол мәйданчыгы төзелде. Биредә, нигездә, тренерлары белән бергә килгән спортчы балалар ял итә. Бездә дүрт сменада шәһәребезнең барлык спорт мәктәпләреннән ял иттеләр”, - дип сөйләде журналистларга лагерь җитәкчесе Светлана Пухаева.

Ул планда бассейн һәм 100 кешелек тагын бер корпус төзеләчәге булганлыгын әйтте.

Татарстанда биш ел эчендә капиталь ремонт программасы нигезендә ел әйләнәсе эшләүче 6 балалар лагере төзелгән. Алар –“Теремок”, “Буләк”, “Полянка”, “Пламя”, “Дубок” һәм “Идел” яшьләр үзәге республиканың төрле районнарында төзелгән.

Лагерьларда капиталь төзекләндерүдән соң ял итүчеләр санын 4,5 мең кешегә арттыру мөмкинлеге туган.



 

news_right_1
news_right_2
news_bot