news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Тәтештә Балыкчылык тарихы музеенда булды

Татарстан Президенты төзекләндерелгән шәһәр паркын һәм “Тәтеш техник пыяла” предприятиесен карады.

(Казан, 14 август, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Тәтештә эшлекле сәфәр барышында Балыкчылык тарихы музеенда булды һәм аның экспозицияләрен карады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачык һавадагы экспозицияләрдә Идел елгасы тарихы, аның байлыкларын өйрәнү, шулай ук Тәтеш районында балыкчылык үсеше тарихы, балык тоту кораллары һәм алымнары чагыла.

Моннан тыш, Татарстан Президенты төзекләндерелгән үзәк шәһәр паркын карады һәм "Тәтеш техник пыяла” предприятиесе эше белән танышты. Предприятие “Тәтеш” муниципаль сәнәгать мәйданында урнашкан. Бинасы 2016 елда төзелгән һәм анда Австриянең LISEC җитештерү җиһазлары куелган.

Завод 2017 елның гыйнварында беренче продукцияне – пыяла пакетлар һәм киртле пыяла чыгара башлаган. Продукция Татарстанда һәм Чувашиядә сатыла. Төп кулланучылары – төзелеш фирмалары, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм теплица хуҗалыклары.

2017 елда предприятие 150 мең берәмлек пыяла продукциясе эшләп чыгарган. Алга таба компания җитәкчелеге пыяла пакетлар җыюның икенче линиясен эшләтеп җибәрергә һәм товарлар төрен киңәйтергә ниятли. Биредә 46 кеше эшли.

Моңа кадәр Татарстан Президенты Тәтеш районында урып-җыю кампаниясе барышы белән танышты.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot